Шул көннәрдә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музееның әдәби-музыкаль кунакханәсендә сугыштан кайткан өчпочмаклы хат юллары җанлангандай булды.
“Мине көт” дип аталган очрашу Бөек Җиңү варисларына үгет-нәсыйхәт булды. Сугышчыларның туганнарына, якыннарына блиндажларда һәм окопларда язган хатлары бүген яулап алынган илебезнең бәһасез казанышына әйләнде. Әлеге мирасны саклауга безнең төбәк музее да үзеннән зур өлеш кертте. Берничә ай дәвамында биредә “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында якташларыбызның 38 хатының нөсхәләре ясалган һәм ТР Архивларның дәүләт комитетына җибәрелгән. Аларның 27се – музей фондларында, 7се – мәктәп музейларында, калганнары гаилә архивларында сакланган. Менә чара алдыннан тагын бер фронт хәбәре килеп ирешкән. Алда аны җибәрүченең шәхси мәгълүматларын ачыклау буенча җентекле эш көтелә, чөнки хатта бары аның Нигъмәтуллин дигән фамилиясе генә күрсәтелгән, әмма ул да тарихка керде инде. Хатны проект өчен музейга җирле туган якны өйрәнүче Салих Аюпов тапшырган. Иосиф Лесняков гаиләсе сугыш елларында алган тагын биш хатның нөсхәләрен архивка җибәрү өчен фронтовикның кызы, музей советы һәм “Зирәклек” клубының даими әгъзасы Александра тапшырган.