Республика этабында катнашачаклар

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Сишәмбе көнне Нурлат аграр техникумының “Форпост” профилактика отряды (кураторы Р.Мингалимов)  Базарлы Матакта 2017 елгы чакырылышлар арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча үткән спартакиаданың зона этабында катнашып кайтты. Безнең команда анда 8 район арасында икенче урын алды һәм “Патриот” республика үзәгендә узачак финалда катнашу хокукы алды. Спартакиада 10 номинация буенча үткән, катнашучыларга пневаматик мылтыктан ату, противогаз кию, перекладинада тартылу, КамАЗ машинасын йөртү һәм башка төрләрдә осталыкларын күрсәтергә туры килгән. Противогаз кию һәм пневматик мылтыктан атуда безнең команда – беренче, “КамАЗ” машинасы йөртүдә өченче урынга чыккан. Пневматик мылтыктан атуда исә шәхси зачетта беренче һәм икенче урыннар яулаганнар. Команданың ярышларга баруын район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм “Форпост” үзәге оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International