Нурлат комбайнчылары “Иң яхшы комбайнчы” республика конкурсында җиңү яулап 100әр мең сумлык премияләр алдылар

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында быел республикада беренче тапкыр игълан ителгән “Иң яхшы комбайнчы” конкурсы нәтиҗәләре буенча тантаналы чара үтте. Конкурсның җиңүчеләре арасында районның “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы комбайнчылары Владимир Никитин, Роберт Абдрахманов, Виталий Богданов, Илдус Әндәрҗанов һәм “Южная” АФ ОООсыннан Николай Казаков бар. Аларга җиңүче Дипломнарын һәм 100әр мең смулык премияләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырган. Республика конкурсында исә урып-җыю эшләрендә тырышып хезмәт куйган 1000гә якын комбайнчы катнашкан, шуларның 200е җиңүче дип табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International