Тиздән шәһәрнең “Светлячок” балалар бакчасы яңарып, үз ишекләрен ачачак. Биредә капиталь ремонт тулы көченә бара: бакча тарихында беренче тапкыр ул төрле юнәлешләр буенча алып барыла. “Грата” предприятиесе эшчеләре түбәне алыштырганнар, иске агач рамнар да үткәндә калган, алар урынына яңа, пластик тәрәзәләр куелган, инженер-техник челтәрләр ремонтланган... “Татнефть” тарафыннан бүлеп бирелгән чаралар хисабына балалар бакчасы капремонтына 9 төрле эш кертелгән. Һәм һәрберсе шактый күләмле. Беренче карашка гына җиңел кебек – искесен алдың да, яңасын куйдың.