Бу көннәрдә 40 елдан артыграк тарихы буган 94нче үзәк район даруханәсендә капиталь ремонт эшләре бара. Подряд оешмасы төзүчеләре бинаның түбәсен алыштыруны төгәлләп киләләр.
Капиталь ремонт “Таттехмедфарм” ДУП линиясе буенча этаплап үткәрелә. Үткән елда бинаның тәрәзәләре тулысы белән пластикка алыштырлыган иде, ә киләсе елда бинаның фасадын заманча материаллар белән тышлау планлаштырыла, – ди үзәк даруханә мөдире урынбасары Альмира Шәрәфетдинова.