Файдалы каникуллар

2017 елның 6 ноябре, дүшәмбе

Көзге каникуллар һәм бәйрәм көннәре Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә төрле чараларга бай булып узды. Мәсәлән, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тренер Наталия Горшкова кул астында йөзү белән шөгыльләнүче башлангыч әзерлек төркеме кызлары суда “Күңелле стартлар”га чыктылар, ә соңыннан синхрон йөзү элементлары белән күнекмәләрен күрсәттеләр. Ә көрәшчеләргә каникулларда чын-чынлап  үз көчләрен һәм осталыкларын күрсәтергә җай чыкты.  Самбо һәм грек-рим көрәше буенча беренчелекләрнең һәркайсында 70ләп яшь спортчы келәмгә чыкты.

Грек-рим көрәше буенча  шәһәр беренчелеге каникулларның соңгы көнендә 2002 елгы һәм аннан кечерәк яшь көрәшчеләр арасында “Буровик”  спорт залында үтте. Спортның әлеге  төре буенча бу әле агымдагы уку елындагы беренче турнир, шуңа  да көрәшчеләр келәмгә чыгар алдыннан шактый дулкынландылар. Көрәш белән әле яңа гына шөгыльләнә башлаганнар өчен беренчелек әле шәһәр күләмендәге ярышларда  тәүге тапкыр бил алышу да, шуңа да үзләре генә түгел, алар өчен җан атарга килгән әти-әниләре, әби-бабаларына да шактый  борчылу кичерергә туры килде. Нурлатлы Валерий Гусаров, мәсәлән, “Буровик” ка 8 яшьлек  оныгы Виталийны йөртә, оныгының беренче чыгуында ук көндәшен җитез генә җиңүе белән горурланды ул. Валерий Семенович көрәш белән хәзер шәһәр үзәгендә диярлек урнашкан “Буровик” спорт залында шөгыльләнү мөмкинлеге чыгуына да шат. Шикәрчеләр микрорайонында яшәүче 12 яшьлек Данил Любимовка да көрәш белән шөгыльләнер өчен ерак йөрергә кирәкми. Ул Халыклар дуслыгы йортында шөгыльләнә.  Әнисе Сирень Рәхимҗановна әйтүенчә,  тормыш иптәше дә  кайчандыр көрәш белән мавыккан булган, моңа кадәр йөзү белән шөгыльләнгән уллары быел көрәшкә дә йөрергә теләге булын әйткәч каршы килмәгәннәр.

Көрәш үз-үзеңне якларга, көчле булырга өйрәтә. Миңа бик ошый, - ди Данил.

 Ә беренчелек республика ярышлары алдыннан үзенә күрә иң көчлеләрне,  лаеклыларны ачыклау да булды. Шуңа да  ярышларда катнашкан һәр спортчы келәмдә бар осталыгын күрсәтергә тырышты.  Кечкенәләрне зурраклар, авыррак үлчәмдәгеләр алмаштырды. Күз яшьләре дә, җиңелү ачысы да булды, әлбәттә. Әмма бу – спорт һәм анда җиңүләр дә, җиңелүләр дә күп булачак әле. Әмма ни генә булмасын, спортны сайлаган кеше һич тә оттырмаячак. Һәм шәһәр һәм районда балаларга  спортның төрле төрләре белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләрнең арта торуы, һичшиксез, файдага гына. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International