Башкала ярминкәсендә

2017 елның 4 ноябре, шимбә

4 ноябрьдә Нурлат районының авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре “Казан” агросәнәгать паркында” чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. ТР Конституциясе һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм ярминкәсендә нурлатлылар 45 ноктада сәүдә итте. Эре хуҗалыклар, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары ярминкәгә 2 тоннадан артыграк сыер ите, 70 тоннага якын бөртек, 5 тоннадан артыграк шикәр комы, бал, бәрәңге, яшелчәләр, тозланма, кайнатмалар алып барган иде. Сөт һәм сөт ашамлыкларының да ассортименты зур булды. “Нурлат сөте” җәмгыяте  сөт ашамлыкларының дистәдән артыграк төрен алып килсә, “Восток” СПССКсы  1 тоннадан артыграк бүлеп сатыла торган сөт тәкъдим итте. Казанлылар шәхси ярдәмче хуҗалыклар күпләп алып килгән каз, үрдәк, тавык итләрен дә яратып алган, авыл җирлекләре киштәләре тирәсеннән дә кеше өзелмәгән. Ярминкәгә килүчеләр нурлатлылар оештырган  социаль кухня эшеннән дә канәгать калган. Ә Нурлат үзешчәннәре тәкъдим иткән концерт номерлары казанлыларга һәм ярминкәне оештыручыларга үзгә бәйрәм кәефе бүләк иткән.  Бу көнне сәүдә рәтләре  белән  танышкан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та нурлатлыларның ярминкәне оештыруына югары бәя биргән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International