Фаворитлар түгел әле, әмма бу вакытлы гына

2017 елның 3 ноябре, җомга

Ноябрь башында “Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Татарстанның Хоккей федерациясе призларына турнирның беренче зона этабы үтте.

Мондый дәрәҗәдәге ярышлар Нурлатта ел саен уздырыла, быел үз көчләрен 2008 елгы үсмерләр сынады. Уеннарда “Ледок” командасының көндәшләре булып 5 команда – “Нефтьче” (Лениногорск), “Нефтьче-2” (Әлмәт), “Олимп” (Самара), “Девон” (Баулы) һәм “Арслан” (Бөгелмә) чыгыш ясады. Матчларның әйләнеш системасы турнирның ярымфиналчыларын ачыкларга тиеш иде.

Өч көн дәвамында барган уен марафонын барлык командалар да лаеклы үтте, пьедесталга исә аеруча уңышлы чыгыш ясаган “Арслан”, “Олимп” һәм “Нефтьче-2” командалары күтәрелде. Безнең “Ледок” командасы бөгелмәлеләргә җиңелсә дә, ярымфиналга чыкты һәм турнирның йомгаклау өлешендә катнашу хокукы алу өчен әле ярышачак. “Ледок” үз көчен гыйнварда Түбән Камада үтәчәк ярышларда тагын бер кат сынап караячак.

– Очрашуларның күпчелегендә, көндәшләрне җиңү өчен, лидерлар аеруча зур көч куярга тиеш, ә андыйлар командада бар. Әгәр дә алар яхшы уен күрсәтә алса, безнең хоккейчыларның перспективалары күпкә артачак, – диде “Ледок” тренеры Алексей Ерымовский.

“Ледок” “Девон” командасын гына 5:1 исәбе белән җиңүгә иреште, призерлар “Арслан” белән “Олимп”ка оттырып, “Нефтьче-2”не буллитлар стадиясендә генә җиңә алды. Нурлатлылар кубокка ия булмасалар да, күңелләрен төшермәделәр һәм алга таба көрәшне лаеклы дәвам иттерергә ниятлиләр. Республиканың Хоккей федерациясе өлкән методисты Андрей Воробьев уеннарның ябылу тантанасында спортчыларны матур уеннар белән котлап, ярымфиналчыларга уңышлар һәм сабырлык теләде.

– Турнир бик яхшы оештырылган. Бирегә җыелган командалар бик канәгать, – дип ассызыклап үтте Андрей Евгеньевич.

“Ледок” Түбән Камага фаворит статусында барачак, әмма киләсе ел башында үтәчәк уеннар сериясе барысын да үз урынына куячак әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International