Дүшәмбедә бөтен дөньяда билгеләп үтелгән Аеклык көнен районның төрле оешма-предприятеләре, учреждениеләре коллективлары үзәк мәйданда иртәнге зарядкадан башлап җибәрделәр. Кояшлы иртә, күңелле музыка, хореограф Ольга Ильинаның көр тавышы, бердәм хәрәкәтләр зарядкада катнашучы һәркемгә көн буена җитәрлек көр кәеф бүләк итте. “Спорт белән шөгыльләнгән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешеләр яман гадәтләрдән баш тарта, шуңа күрә зарядкага мөмкин кадәр күбрәк нурлатлыны җәлеп итәргә тырыштык”, – диләр массакүләм зарядканың инициаторлары булган мәдәни үсеш үзәге белгечләре.
Районда исә көн дәвамында Аеклык көне кысаларында төрле чаралар үтте, күргәзмәләр эшләде, акцияләр, флешмоблар, әңгәмәләр, лекцияләр һәм башка чаралар оештырылды.