Иске Әлмәт авыл җирлегендә юллар яңара

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Һәр елны юллар, су, газ, ут, чүп чыгару кебек мәсьәләләр буенча сораулар күтәрелә һәм алар төрле программалар ярдәмендә хәл ителеп килә. 
Менә күптән түгел Яңа Әлмәт авылында  алдагы елларда халыктан җыелган үзара салым акчаларына авылның гомер-гомергә  проблемалы юллары булган Көньяк һәм Чишмәле урамнарында 100әр метрга якын арада таш җыю мәсьәләсе хәл ителде. Бу эшкә “ШЭ Хәмидуллин Р.Р” җәмгыяте җәлеп ителде. 
Ике урамда да бульдозер агрегаты белән җәмгыять эшчесе Иван Лапин юл нигезен күтәртеп чыкты, ә грейдерчы Рәмис Әбҗәлимов туфрагын тигезләде. Юлчылар барлык эшләрне дә тиешле таләпләр буенча, юллар сыйфатлы булсын дип башкардылар.  Башта туфрак өстенә ком, аннан вак таш, аның өстенә комлы вак таш түшәлде. Материалларны подрядчы оешма Чиләбе өлкәсеннән һәм Лениногорский районыннан кайтарган икән. Авылга аларны оешма шоферлары Айдар Абдрахманов, Дмитрий Тарасов, Фәнис Сабитов һәм башкалар ташыдылар. 
Үзара салым программасы буенча яңа юллар төзелү бу урамнарда яшәүчеләр өчен зур сөенеч булды. Чөнки элегрәк язгы-көзге пычракларда шул тирәләрдә яшәүчеләр һәм аларга кайтучылар машиналарын асфальт юлда калдырырга мәҗбүр булалар иде.  Авылларда исә  авыл җирлеге башкарма комитеты юллар мәсьәләсен һәрдаим кайгыртып тора. Нияз Кәримов бульдозер ярдәмендә кышын юлларны кардан чистартып, җәен тигезләү эшләрен башкара. 
Бу көннәрдә “Чиста су” программасы кысаларында да эшләр дәвам итә. Подрядчы “Альтаир-1” оешмасы  ике урамга 1,5 километр арага яңа су торбалары сала башлады. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International