Флаг

Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы флагы

Флаг – муниципаль җирлекнең хокукый - танылу билгесе  булып хезмәт итүче рәсми символы.

Флагның тасвирламасы

“Нурлат муниципаль районы флагы киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәтендәге ике бертигез дәрәҗәдәге кызыл һәм яшел өлешкә бүленгән, тукыма уртасында район гербы фигурасы сурәтләнгән : балкып торучы алтын кояш фонында– чабып баручы көмеш ат, аскы өлештә –сабаклары кисештереп куелган ике  алтын башак”. 

Флаг Нурлат муниципаль районы Советының 2006 елның 15 июлендә 58 нче  Карары белән расланган һәм 2154 саны астында Россия Федерациясе дәүләт геральдика регистрында   теркәлү узган.

Флаг символикасының нигезләмәсе

 Нурлат районы флагы районның тарихи, мәдәни, иҗтимагый үзенчәлекләрен чагылдыручы район гербы нигезендә эшләнгән.

Флагның төп фигурасының символикасы - балкыган кояш фонында чабып барган ат - күпмәгънәгә ия. Нурлат шәһәренең атамасы, юрамаларның берсе буенча,  татар теленнән “нурлы ат” дип тәрҗемә ителә. Шулай итеп, район флагы шәһәр исеменә тәңгәл килеп тора.

Ат спорты һәм атлар үрчетү – районның иҗтимагый-икътисадый үсешенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Нурлат чабышкылары һәм җайдаклары Татарстанда, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылып өлгерде.  Ат заводы  инглиз чабышкы токымлы атларны үрчетү өлкәсендә Россиянең иң эре оешмаларыннан берсе булып санала.

Кызыл җирлектә сурәтләнгән башаклар Нурлат  районының  нигездә авыл хуҗалыгы районы булуын күрсәтә.

Алтын – уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыл символы.

Кызыл төс – хезмәт, көч, батырлык, матурлык символы.

Көмеш – чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Яшел төс – табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы.

Авторлар төркеме:

Флагны  камилләштерүне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы Россия геральдистлар  Союзы белән берлектә башкарды. Төркем составы: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан),  Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү), Фатыйх Сибагатуллин (Нурлат).

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 6 сентябре, 16:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International