Иртәгә, шимбә көнне, нурлатлылар профилактик медицина каравы үтә ала: төшкә кадәр Нурлат районы үзәк хастаханәсендә диспансерлаштыру буенча ачык ишекләр көне узачак. Әгәр сезнең яшегез өчкә бүленә икән, димәк, бу сезгә дә кагыла. Моннан тыш, барлык теләүчеләр дә гриппка каршы прививка да ясата ала.