Нурлатта интеллектуаль икебәйге һәм халыкара шашка буенча район беренчелекләрендә җиңүчеләр билгеләнде

2024 елның 30 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Нурлат районының интеллектуаль икебәйге буенча 7нче беренчелеге ярышлары тәмамланды. Быел беренчелектә 12 кеше катнашты. Һәрберсе башка катнашучы белән бер партиядә шахмат уйный, ә икенче партиядә шашка уйный. Нәтиҗәләр буенча быел җиңүче булып Григорий Михайлович Ермолаев танылды. Икенче урында-Евлейкин Николай Петрович, бронзаны Сергей Александрович Зайцев яулады.

 Шулай ук бу көнне Халыкара шашка буенча 10нчы юбилей чемпионаты җиңүчесе һәм призерлары бүләкләнде. Бронзаны Евлейкин Николай Петрович яулады, көмеш Зайцев Сергей Александровичка эләкте, ә чемпион булып Павлов Олег Васильевич калды. Гыйнвардан апрель ахырына кадәр узган бу Чемпионатта 8 кеше катнашты.

 Барлык җиңүчеләр һәм призерлар район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар, медальләр һәм бүләкләр алдылар.  "Турнирларда актив катнашуыгыз һәм яшьләрне әлеге уеннарга җәлеп итүегез өчен барлык катнашучыларга рәхмәт", - дип билгеләп үтте шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International