Якташыбыз – Советлар Союзы Герое Анатолий Кузнецов истәлегенә Җиңү көненә багышланган традицион җиңел атлетика йөгереше 8 майда узачак.
Ярышлар сәгать 9.00да Каравыл Тавы авылында герой һәйкәле янында митинг белән башланачак. Старт 9.30да. Катнашучылар Советлар Союзы Герое Анатолий Кузнецов һәйкәленнән Нурлат шәһәренең Г.Хөсәенов исемендәге спорт паркы стадионы маршруты буенча йөгерәчәк.
Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 3-19-06