Бүген, 28 июль көнне тәртип саклау җәмәгать пункты, полиция бүлеге, ОСВОД вәкилләре Тарн-Вардан ерак булмаган сулыкның яр буе зонасына чираттагы патруль үткәрделәр.
Алар сулыкларның яр буе линияләрен көн саен тикшереп, профилактик әңгәмәләр үткәрәләр, билгеләнмәгән урыннарда коенырга ярамавын искәртәләр.
Чираттагы чарада да рейд төркеме әгъзалары яшь егетләр төркеме белән профилактик әңгәмә үткәрделәр, памяткалар тараттылар.