Нурлат районы хуҗалыкларында язгы чәчү башланды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Нурлат районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы культуралар чәчүгә кереште. Беренче булып чәчү эшләренә «Аграрий» хуҗалыгы хезмәтчәннәре керешә. Шушы көннәрдә аларга «Нурлат сөте» һәм «ВЗП-Биләр»хуҗалыклары кушылды. Хуҗалыклар, нигездә, арпа чәчү белән мәшгуль.

Район буенча язгы чәчүлекләр 160 гектарда чәчелгән. Шул ук вакытта көзге һәм күпьеллык культураларны тукландыру, тырмалау дәвам итә. Эш районның барлык хуҗалыкларында кайнап тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International