Нурлат районында егетләр дә, кызлар да футбол уйный

2024 елның 5 мае, якшәмбе

Кичә Яңа Иглай урта мәктәбенең футбол кырында якташыбыз, атказанган спорт мастеры Галимҗан Хөсәенов истәлегенә багышланган 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар командалары арасында футбол буенча ярышлар узды. Турнирда 7 егетләр командасы һәм 4 кызлар командасы катнашты. 

Егетләр арасында җиңүчеләр булдылар:

1 урын - Егоркино урта гомуми белем мәктәбе командасы,

2 урын - Чулпан урта гомуми белем мәктәбе командасы, 3 урын-Кизләү урта гомуми белем мәктәбе командасы.

Кызлар арасында җиңүчеләр булдылар: 

1 урын-Яңа Иглай урта гомуми белем мәктәбе командасы,

2 урын - Якушкино урта гомуми белем мәктәбе командасы,

3 урын-Чулпан урта гомуми белем мәктәбе командасы.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International