Мамык мәктәбе укучысы республикакүләм эссе конкурсында җиңү яулады

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм республиканың Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештырды.

Мамык мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Кира Магарина педагог-остазы Флюра Кәлимуллина җитәкчелегендә әлеге конкурста катнашты һәм муниципаль этап нәтиҗәләре буенча 1нче урынны яулады. Шулай итеп, ул 2нче республика турына үтеп, бу конкурста җиңүгә иреште.

"Безнең мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы 2024 елгы Парламент дәресенә багышланган төрле конкурсларда катнашырга тәкъдим иткәч, мин "Сайлауларда катнашу-һәркемнең гражданлык бурычы!» темасына эссе язарга булдым. Мин бу теманы РФ Президентын сайлау алдыннан иң актуаль дип таптым. Мин мондый мөһим карар кабул итүдә гражданнарыбызның катнашуы турында үз фикеремне әйтергә теләдем. Безнең ил өчен мондый авыр вакытта битараф калырга ярамый, барырга һәм тавыш бирергә кирәк», – дип билгеләп үтте Кира Магарина.

Җиңүчеләрне бүләкләү кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы шартларда хөрмәтләделәр, аларга дипломнар һәм «Китап йорты» сертификатларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International