Чара «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында узды.
Интернат-йортта яшәүчеләргә волонтерлар, мәктәп укучылары үзидарәсе активистлары, директор киңәшчесе Ксения Мөхәммәтҗанова һәм педагог-оештыручы Алина Галәмова килде.
Алар картлар һәм инвалидлар өчен хәйрия концерты әзерләгәннәр. Балалар иҗади номерлар әзерләделәр, интернат-йортта яшәүчеләргә открыткалар һәм татлы бүләкләр бүләк иттеләр.