Чарада ике яшь категориясендә балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Уен белем бирү һәм спорт чаралары циклыннан гыйбарәт, алар үзләрен күрсәтергә, омтылышларга импульс бирергә, аларда гомуми эшкә катнашлык хисе үстерергә, шулай ук гомуми җиңү өчен үз-үзеңне дисциплинага өйрәтергә мөмкинлек бирә.
Чара башында яшь патриотларны шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин сәламләде, шуннан соң «Юнармия»нең җирле штабы начальнигы һәм баш судья Алексей Тихонов «Аҗаган»га старт бирде.
Спорт чарасында барлыгы 7 команда ярышты. Өлкән төркемдә 1нче урынны шәһәр гимназиясе, 2нче урында 9нчы мәктәп, 3нчедә 2нче мәктәп яшь армиячеләре алды. Кече яшьтәгеләр арасында 1нче мәктәп укучылары җиңү яулады, 2нче урында 3нче мәктәп командасы.