Нурлат бердәмроссиялеләре Бөтенроссия өмәсенә кушылды

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бүгеннән республикада «Бердәм Россия» партиясе игълан иткән Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен һәм хәрби каберлекләр урыннарын төзекләндерү буенча бөтенроссия өмәсе старт алды.

Беренче көнне үк өмәгә Нурлат җирле бүлекчәсе активистлары да кушылды. ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучы булачак Валерий Рыжков та гражданнар сугышында катнашучылар һәйкәле территориясендә оештырылган өмәдә катнашты. Исегезгә төшерәбез, алдан тавыш бирү 20-26 майда узачак.

"Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәлләрне һәм хәрби каберлекләр урыннарын төзекләндерү – сугышны үткәргән буын алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында истәлеккә хөрмәт», - дип билгеләп үтте Валерий Вениаминович.

Өмә «Тарихи хәтер» һәм «Чиста ил» федераль партия проектлары кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International