Бүген Якушкино авыл җирлеге халкы район җитәкчелеге белән чираттагы очрашуда үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хамидуллин 2019 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты. Шулай ук алда торган чорга бурычлар билгеләнде.