Нурлатта журфак эшли башлады

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне “Журфак”та беренче оештыру сессиясе үтте. Биредә бар да җитди: журналистика серләренә өйрәнергә теләк белдергән мәктәп укучылары – студентлар, факультетлар да берничә – газета, телевидение һәм радио буенча.

2нче мәктәп базасында “Нурлат-информ” белән район мәгариф бүлегенең уртак проекты булган “Журфак” ачылуы турындагы хәбәр укучыларда зур кызыксынуы уятты һәм анда 7 шәһәр һәм 2 авыл мәктәбеннән 48 бала йөрергә теләк белдерде. Һәм менә – беренче җыелыш. Төркемнәрдә старосталар сайланды, алар – Әминә Хәмидуллина белән Камилә Газизова булачак. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирергә ашыктылар, журфакның укыту программасы белән кызыксындылар. Ә программа киңкырлы, ул үз эченә журналистика буенча теоретик дәресләр, мастер-класслар, кызыклы очрашулар һәм “Нурлат-информ” базасында гамәли дәресләрне үз эченә ала. Программа исә ике елга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International