Нурлатта Россия Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 29 июле, якшәмбе

Бүген, 29 июль көнне Нурлатта Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр. Чарага барлык теләүчеләр һәм хәрби диңгез флотына битараф булмаганнар чакырылган иде. Анда район моряклары гаиләләре белән килде.

Чарада катнашучылар билгесез солдат һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салдылар, Совет урамы буйлап булачак Хәрби диңгез флоты мемориалы урынына кадәр колонналар белән җәяүләп бардылар. Биредә район морякларын бәйрәм белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин  һәм  башка мактаулы кунаклар котлады. Тантаналы чарадан соң моряклар кортежы Яңа Әлмәткә флот ветеранын котларга китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International