Нурлат районында яньчелдерелгән бөртек әзерләргә керештеләр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Шул көннәрдә “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы һәм “Южная” АФсында урып-җыю эшләренә керештеләр. Уракның беренче көннәрендә җыеп алынган бөртекне әлеге хуҗалыкларда узган еллардагы сыман ук  консервацияләп, яньчелдерелгән бөртек әзерләүгә тоталар. 
“Южная” хуҗалыгының Киекле авылыннан ерак булмаган басуында солы тулысынча өлгереп җитмәгән әле. Әмма шулай булса да, аны урдыруга якшәмбе көнне үк чыктылар. Аны шулай  өлгереп җитмәгән килеш җыя башлаулары исә һич тә ашыгудан түгел. 
–    Дымлылыгы 32 процент хәзер. Яньчелдерелгән бөртек әзерләү өчен нәкъ вакыт, – ди хуҗалыкның баш агрономы Айрат Әхмәтҗанов. – 1нче репродукцияле солы бу, икенче ел үстерәбез. “Конкур” сортлы, уңышы быел да матур гына.  
Тәүге уңышны җыярга беренчеләрдән булып комбайнчылар Владимир Антипов белән Фәнис Төхвәтуллин экипажлары  чыккан. Беренче көннәрдә  эшне башлап җибәрү җиңелләрдән булмаса да, комбайнчылар тәҗрибәле һәм  эш акрынлап үрчи тора. Мәсәлән, Яңа Иглайдан Фәнис Төхвәтуллинның механизаторлык стажы 40 елдан артык. Быел да басуга Раил Фәйзуллин белән чыкканнар алар. Узган уракта бераз комбайннарының төзексезлеге аркасында беренче көннәрдә бераз тоткарлык булган икән, шуңа быел аерата саклык белән, бераз хорафатларга да игътибар биреп эшкә керешкәннәр. 
– Елдагыча басуга яхшы, эш  кәефе белән чыктык. Техника гына ватылмасын һәм көннәр матур торсын, – диләр алар. 
Ә урдырылган игенне хуҗалыкның терлекчелек комплексы территориясенә кайтаралар. Биредә кайтарылган бар бөртек яньчелдергеч аша үткәрелә һәм шунда ук махсус катнашмалар өстәлеп, җиңсәләргә тутырыла бара. Беренчесенең яртысы тулып килә инде. 
– Бер җиңсәгә 100 тонналап бөртек сыя. Бөртекне кышкыга 60ар метрлы шундый 6 җиңсәгә тутыру планлаштырыла. Яньчелдерелгән бөртек кышын яшь терлекләр өчен менә дигән витаминлы азык инде,  – ди комплекс директоры Илшат Харисов. 
Район хуҗалыкларында терлекләргә бөртекне яньчелдереп, шулай җиңсәләрдә әзерләп калу технологиясеннән беренче ел гына файдаланулары түгел инде. Бөртекне өлгерү стадиясендә, әле туклыклы матдәләре максималь булган вакытта җыеп саклауга салу отышлы санала. Мондый азык тиз үзләштерелә, файдалы матдәләргә бай һәм әзерләүгә  чыгымнар да күп тотылмый.  
Ә “Южная”да якын көннәрдә тагы 7 комбайн басу-кырларга чыгарга тиеш. Инде атна уртасыннан биредә  уҗым культураларын урдырырга керешмәкчеләр. Гомумән, районның башка хуҗалыкларында да комбайннар әзерлек сызыгында һәм инде бик тиздән басу-кырлар аларның гөрелтесенә күмеләчәк. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International