Нурлатта “Безнең тату гаилә юл йөрү кагыйдәләрен белә!” дигән бәйге узды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Бүген “Әкият” балалар бакчасы базасында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә муниципаль гаилә конкурсы узды. Анда 4 гаилә катнашты. Алар өчен кызыклы биремнәр әзерләнгән иде. Гаиләләр юл йөрү кагыйдәләрен белүгә сорауларга җавап бирделәр, проблемалы хәлләрне чиштеләр, машина өчен аптечка җыйдылар, балаларны дөрес итеп иминлек каешы белән

эләктерделәр һәм автошәһәрчектә гамәли биремнәр үтәделәр. Һәр гаилә юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүен, гамәли күнекмәләргә ия булуын күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча, “Ивушка” балалар бакчасыннан Мифтихановлар беренче урынга лаек булды. “Шатлык”тан Мингалиевлар һәм “Светлячок”тан Ядгәровлар - икенче, “Әкият”тән Мурзиннар өченче урында. Аларга ЮХИДИ һәм мәгариф бүлекләре бүләкләр әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International