Район башлыгы контролендә

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә район башлыгы Равил Кузюров “Сөләйманов Ә.И” КФХсының Биляр Озеродагы товарлыклы-сөтчелек комплексында  кышлатуның барышы белән танышты. Район хуҗалыкларында кышлату чоры район башлыгы контролендә. Ул аена ике тапкыр хуҗалыкларда булып, кышлату бурычларны билгели.

 Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин һәм комплекс начальнигы Рәмис Нуртдинов озатуында ул комплексның төрле  бүлекләрендә булып,  төрле яшьтәге терлекләрне ашатуның үзенчәлекләрен карады, тәүлеклек артым һәм савым белән танышты. Бүгенге көндә комплекста 3600  баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 1600е – савым сыерлар. 2017 елны терлекчелек комплексы уңай күрсәткечләр белән төгәлләгән. Сөт җитештерү дә, баш саны да  310га арткан. Комплекста эш тәүлек әйләнәсе оештырылган, хезмәткәрләр эш шартларыннан һәм хезмәт хакыннан канәгать.

- Терлекләрне ашатуга килгәндә, хуҗалыкта быел азык запасы аллага шөкер, кышлату өчен барлык мөмкинлекләр дә җитәрлек- ди комплекс начальнигы Рәмис Нуртдинов. Алдан күреп эш йөртүче хуҗалык  быелгы мул булып үскән үләнне бер генә кышлык итеп түгел, шактый запас белән әзерләгән. 10 мең тоннага якын сенаж, 10,5 мең тоннага якын силос, 500 тонна печән,  фураж белән кергәннәр.

Район башлыгы алга таба да эшләрне оешкан төстә алып барып, бүгенге көндә төп керем чыганагы булган сөт һәм ит җитештерү күләмен арттыруга аерым игътибар бирергә чакырды.

Шул ук көнне район башлыгы Чулпан участок хастаханәсенә эшлекле сәфәр кылды. Район башлыгы хастаханә баш табибы Дилбәр Шәяхмәтова озатуында биредә күрсәтелүче медицина хезмәтләренең сыйфаты, җиһазлар белән тәэмин ителеш белән кызыксынды. Хастаханә коллективы һәм авырулар белән аралашты.

Бүгенге көндә участок хастаханәсенә барлыгы 22 авыл кешеләре мөрәҗәгать итә. Стационарда  тәүлек әйләнәсенә эшли торган 11 койка-урын, көндезге стационарда 10 койка-урын бар. Бүген биредә ике гомумпрактика табибы, педиатр, стоматолог, акушер, терапевт  хезмәт куя. Белгечләрнең барысы да  зур тәҗрибәгә ия.  Барлык кирәкле медицина җиһазлары белән  тәэмин ителгән. Авырулар өчен хастаханәдә гыйбадәт бүлмәләре дә  бар. Участок хастаханәсе бернигә карамастан, халыкка сыйфаилы хезмәт күрсәтә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International