ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, 29 август көнне район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән Фома авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхим Мингалим улы Шәйхетдиновка Татарстан Республикасының “Фидакарь  хезмәт өчен” медален тапшырды

ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефтепром-Зүзәйнефть” АҖ генераль директоры Шамил Яһудин “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды.

Нурлатның спорт тарихыннан хәбәрдар булган һәркем  элегрәк һәр микрорайон, ишегалларының үз футбол  командалары булуын әйтер. Нишләп әлеге традицияне кире торгызмаска ди әле? Шәһәр һәм авылларда футбол сөюче балалар никадәр бит. Нәкъ менә шуны истә тотып һәм Нурлатта  футболны популярлаштыру максатыннан, “Яшь гвардия”нең Нурлат бүлекчәсе “Минем ишегаоды” дип аталган мини-футбол турниры оештырган да.

29 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта республиканың муниципаль берәмлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика конкурсы җиңүчеләрен котлады. Конкурска йомгак һәр елны Республика көне алдыннан ясала.

100 көнлек воркаут – түләүсез белем бирү программасы. Ул әле генә тренировкаларын башлап җибәрүче һәм озак ял итеп торганнан яки имгәнүләрдән соң шөгыльләргә кире кайтучылар өчен. Программаның чираттагысы 9 сентябрьдән башланып китәчәк.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Нурлат шәһәре прокуратурасы өлешле торак төзелеше өлкәсендә законлылыкны саклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.

Август киңәшмәсе эшендә Алмаз Әхмәтшин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шарапов, “Агро-Инвест” идарәче компаниясе генераль директоры Рәис Сөләйманов белем бирү оешмалары җитәкчеләре, педагоглар, яшь белгечләр, ветераннар катнашты.

6 сентябрь көнне Нурлат районында Россия УФАСының Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Г.Ш.Шәфигуллина катнашында чаралар үтәчәк.

Бүген Нурлатта тантаналы шартларда “Тирмәкәй” балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждениегә капиталь ремонт республика программасы кысаларында башкарылды.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International