ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәмне дәвам  итеп шикәрчеләр микрорайоны стадионында Халыклар дуслыгы йорты кубогына мини-футбол буенча турнир үтте. Аның кысаларында районның өч – әрмән, чуваш, азәрбайжан милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре ярышты.

Бүген үзәк мәйдан чын осталар шәһәрчегенә әверелде. Биредә “Осталар биләмәсе” кул эшләре фестивале үтә, нурлатлылар бик теләп “Яшә! Җырла!” караоке-бәйгесендә, “Республика тасмасы” акцциясендә, “Нурлат фотообъективта” конкурсында һәм  «Үкчәле туфлиләр белән узышу» ярышларында катнашалар.

Бүген Республика һәм Шәһәр көннәре уңаеннан чаралар шәһәр стадионында да узды.

Шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләр өчен Республика һәм Шәһәр көннәре “Ашыгыз тәмле булсын!” фестиваленнән башланды, анда барлык теләүчеләр дә рус, татар, чуваш, әрмән, азәрбайҗан, казак кухнялары белән таныша алдылар.

Бүген, зур бәйрәм көнендә, шәһәр паркында 60, 70, 80нче еллар җырлары яңгырады. Һәм бу юкка түгел, чөнки биредә ретро мәйданчык эшләде.

Бүген “Нурлатнефть” НГДУсы, сервис компаниялләре хезмәтчәннәре “Чияле Алан”да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм тантанасын “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы, ТР Дәүләт  Советы депутаты Илгиз Салихов ачып җибәрде.

Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көненә багышланган чараларга рәхим итегез!

Бүген  без Татарстан Республикасы көнен билгелəп үтəбез. Күпмиллəтле халкыбызны

берлəштерүче мөһим дəүлəт бəйрəмебез белəн иң ихлас телəклəремне кабул итеп алыгыз!


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан нефтьчеләр бүләкләр ясый. Шуларның берсен Андреевкада яшәүчеләр алды.

31 августта Россиянең барлык ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Шул уңайдан районның Дәүләт ветеринария берләшмәсе коллективын район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Линар Маняпов котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International