Бүген Нурлат гимназиясендә Белем көненә багышланган тантана Алмаз Әхмәтшин һәм район кураторы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашында үтте.
Егоркино авылы халкы өчен бу көтеп алынган вакыйга булды. Аларны әлеге истәлекле вакыйга белән Алмаз Әхмәтшин һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков котладылар
Бүген, 31 августта Нурлатның Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды: биредә кышын – хоккей, җәен мини-футбол, баскетбол һәм волейбол уйнап булачак.
Нурлат районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында капиталь ремонттан соң хатын-кызлар консультациясен кулланышка тапшырдылар.
Бүген Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү кысаларында Нурлат районының Каравыл Тавы авылында якташлары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм бу җирнең зур горурлыгы булган Советлар Союзы Герое летчик Анатолий Кузнецов истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Аны тантаналы шартларда Алмаз Әхмәтшин ачты.
Республика һәм Шәһәр көннәре алдыннан оештыру комитеты “Нурлат – объективта” фотобәйгесенә йомгак ясады.
Үзәк мәйданда 3 яшь төркемендә 12 кыз төп приз – иганәчеләр “Татбурнефть”тән стационар телефон өчен ярыштылар. Бәйгенең төп шарты – йөгерешкә кимендә 7 сантиметрлы үкчәле туфли киеп чыгарга кирәк иде.
“Яшь гвардия” оешмасы әгъзалары Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеге буларак бәйрәм чараларында республика әләменең өч төсен чагылдырган тасмалар өләштеләр.
Бу хакта бүген район башкарма комитетында алиментлар буенча бурычларны түләттерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә сөйләштеләр.
Нурлатта тантаналы чаралар кичен үзәк мәйданда дәвам итте.