Бүген, 15 апрельдә Нурлат аграр техникумында Ачык ишекләр көне үтә. Район һәм шәһәр мәктәпләреннән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үткәрелә торган традицион чарада район мәгариф бүлеге начальнигы Линар Маняпов, мәшгульлек үзәге белгечләре, техникумның бүгенге көндә төрле тармакларда уңышлы эшчәнлек алып баручы элеккеге чыгарылышлары, эш бирүчеләр һәм студентлар катнашты. Ачык ишекләр көне техникум бинасы, укыту кабинетлары буйлап экскурсия белән башланып китте, волонтер-студентлар үзләрендәге уку шартлары белән таныштырдылар. Соңрак чара актлар залында дәвам итте. Биредә кунакларның чыгышлары техникумның төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган студентларының иҗади номерлары белән үрелеп барды. Анда мәктәп укучылары техникумдагы белгечлекләр һәм уку шартлары турында да күп нәрсә белделәр. Мәсәлән, 2016 елда аграр техникумга Нурлатта һәм Чирмешәндәге филиалында бюджет урыннарына 220, түләүле урыннарга 35 студент кабул итү күздә тотыла. Биредә тегүче, сылаучы-буяучы, автомеханик, авыл хуҗалыгы механизациясе, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт, киемнәрне конструкторлаштыру һәм модельләштерү һәм башка белгечлекләр буенча кабул итәчәкләр.