Бүген, 15 апрельдә, шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы Советының конференциясе булып узды. Җыелышта район башлыгы Равил Кузюров, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашында оешманың 2011-2016 еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.
Җирле оешма рәисе Разыя Садретдинова сүзләренә караганда, бүгенге көндә районыбызда пенсия яшендәге 17570, 57 Бөек Ватан сугышы ветераны, 949 тыл хезмәтчәне, 225 сугыш ветераны толы, Лениград блокадасы билгесе белән бүләкләнгән 6 һәм 1 концлагерь тоткыны гомер кичерә. Оешманың эшчәнлеге өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль-икътисади мәнфәгатьләрен яклауга, аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Һәм ветераннар оешмасының әлеге өлкәдәге эшчәнлеге район җитәкчелеге тарафыннан да, ветераннарның ТР төбәк оешмасы тарафыннан да югары бәяләнде. Кичә ахырында оешма активистлары “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасының, ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының һәм район башлыгы Равил Кузюровның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.