Нурлатта каникуллары бушка узмаячак

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә җәйге каникулларда  200ләп баланы вакытлыча эшкә урнаштырырга җыеналар. Билгеле булганча, җәйге ялларда 14 яшьтән 18 яшькәчә үсмерләр эшли ала, аларга үзәк аша 1275 сум күләмендә матди ярдәм түләү каралган. Моннан тыш, үсмерләргә  эшләгән сәгатьләреннән чыгып хезмәт хакы да түләнәчәк. Үзәктә исә әлеге программа буенча үсмерләрне эшкә урнаштырырга теләүче эш бирүчеләрне хезмәттәшлеккә чакыралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International