Нурлат статистлары Бөтенроссия сан алуына әзерләнә

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итәчәк Бөтенроссия сан алуына шәһәрдә 1181, авылларда 9874 объект җәлеп ителәчәк, район һәм шәһәрдә сан алу белән  4 инструктор һәм 24 сан алучы шөгыльләнәчәк. Бүгенге көндә аларның  төгәл исемлеге билгеле.
– Инструкторлык участоклары Нурлатта һәм Киекле, Мамык, Чулпан авылларында урнашачак. Биналар килештерелгән, аларда  эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - ди статистика бүлегенең баш белгеч-эксперты Наилә Алиева. – Тиздән сан алучылар һәм инструкторлар өчен укулар оештырылачак, аларда белгечләрне сораштыру үткәрергә, сан алу кәгазьләрен тутырырга һ.б.ларга өйрәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International