Нурлатның сәхнә йолдызлары "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесенең финалында

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Бүген Казанда "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында "Созвездие-Йолдызлык-2016" – 16 нчы республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате ачык фестиваленең суперфиналы старт ала.
Биредә 5-21 яшьлек 4500 сәхнә йолдызының чыгышын тамаша кылып булачак. Нурлатлылар үз осталыкларын ике  номинациядә: вокал, һәм хореографиядә күрсәтәчәк.  Фестивальдә Нурлаттан “Эсперанса” бию ансамбле, “Дети солнца” бию коллективы, “Непоседы”, “Вдохновение” ансамбльләре һәм Дмитрий Николаев белән Арина Евдокимова катнашалар. Мәртәбәле жюрины Россия һәм Татарстанның атказанган артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина  җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International