ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кичә яшьгвардиячеләр Инвалидлар декадасы кысаларында “Кешеләргә игелек бүләк итегез” дигән акция кысаларында нурлатлыларга буклетлар өләштеләр.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген социаль яклау идарәсендә инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр өчен “Тигез мөмкинлекләр җәмгыяте” дип аталган түгәрәк өстәл үтте.

Бүген, 5 декабрьдә, Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен спорт фестивале үтте.

“Нурлат-информ” 15 ноябрьдән 25енә кадәр “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) район газетасына 2019 елның I яртыеллыгына призлы әбунә декадасы үткәрде. Менә алар, приз отучыларыбыз:

Рәисә Рәхимҗанова белән Гөлнур Нигъмәтшина Яр Чаллы шәһәрендә яшәсәләр дә, Нурлаттагы барлык вакыйгалар, матур үзгәрешләр турында да ишетеп, якташларының тормышлары хакында белеп торалар. Чөнки инде ел дәвамында “Дуслык” газетасын алдыралар. Аларга без атна саен газета номерларын хат белән почта аша җибәреп торабыз.

Әле кайчан гына Мәктәп һәм Карл Маркс урамнары киселешеннән Гыйматдинов урамына кадәрге участокта бер яклы транспорт хәрәкәте иде. Күптән түгел юл хәрәкәтен оештыру схемасы үзгәрде һәм хәзер машиналар бөтен Карл Маркс урамы буйлап ике яклап та үтә алалар.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Хәйриячелекне җәелдерү буенча “Юмарт Сишәмбе” җәмәгать инициативасы кысаларында “Гармония” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Большая ложка” кафесында хәйрия ашы үткәрде.

Бәйрәмнәр чорында янгын куркынычсызлыгын булдыру максатыннан 73нче Янгын частеның инженер-инспекторлык составы сакланыла торган объектларда яңа ел бәйрәмнәре үткәрү урыннарында тикшерүләрне башлап җибәрде.

Бүген, 4 декабрьдә, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева җитәкчелегендә алиментлар түләмәүчеләр беләнм эшне оештыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы үтте.

Бүген Спас районының Болгар шәһәрендә узучы халыкның эшлекле активлыгын һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә нурлатлылар да катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International