ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Кичә шәһәр Мәдәният сараенда “Болгар” хәйрия фонды, Нурлат Яиташлар берлеге һәм Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлекчәсе оештырган “Күңелдән күңелгә” хәйрия концерты үтте. Чарадан җыелган акчалар Нурлат мәктәп-интернаты счетына күчереләчәк.

2018 елның 6 декабрь көнне Нурлат Халык мәшгүльлек үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән гаражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәрелде.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Халыклар дуслыгы йортында Инвалидлар ункөнлеге кысларында гадәти булмаган очрашу үтте. Сәламәтлекләре буенча мөкинлекләре чикләнгән балалар интернат-йорты укучылары әлеге чараның кунаклары булдылар.

Кичә, 5 декабрьдә, Халыклар дуслыгы йортында гүзәллеккә битараф булмаганнар – “Хатын-кызлар клубы” кызыксынулар клубының чираттагы очрашуы үтте.

Халыкны санитар таләпләргә җавап бирә торган җир асты сулары белән тәэмин итү Нурлат районы җитәкчелегенең төп бурычларыннан берсе булып тора. Бүген район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җитәкчелегендә Тумба авыл җирлегендә үткән күчмә киңәшмә дә авыл җирлекләре территорияләрендә су белән тәэмин итүнең көнүзәк мәсьәләләренә багышланды.

“Татарстан Республикасының 2018 елда халыкның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә иң яхшы җирле үзидарә органы” конкурсының беренче этабы нәтиҗәләре буенча Биккол авыл җирлеге өченче урынга лаек булды.

5 декабрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Рузилә Сидимирова сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе укучылары өчен “Кулланучылар белемнәре нигезләре” дигән темага лекция укыды.

14 декабрьдә 9.00 cәгатьтә район Советының утырышлар залында район Советының 30нчы сессиясе узачак.

“Камыр Батыр” балалар бакчасы базасында атна башында узган “Спорт, мин һәм безнең гаилә” спартакиадасы чын-чынлап гаилә һәм спорт бәйрәме булып узды.

Нурлатның “Форпост” үзәге яшьләр арасында коррупциягә каршы тору буенча фото-флешмоб үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International