Бүген Нурлат районы Советы каршындагы социаль өлкә, мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча даими комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Аны комиссия рәисе Дамир Ишкинеев алып барды.
Бүген Нурлатта “Нурлат шикәре” җәмгыятенең 60 еллыгына багышланган чара үтте. Ул күпләгән мәртәбәле кунаклар катнашында, бүләкләүләр һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Нурлатның “Форпост” үзәге әгъзалары Россия МЧСының ТР буенча районара күзәтчелек бүлеге белән берлектә шәһәр урамнарында “Көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы турында” дип аталган акция үткәрделәр.
Кичә Нурлат шәһәре гимназиясе базасында “Форпост” үзәге әгъзалары барлык категория инвалидлар өчен ату буенча “Тигез мөмкинлекләр дөньясы” дип аталган ярышлар үткәрде.
Кичә Әлмәт шәһәрендә “Владимир Спиваковның III академиясе. Балалар балаларга. Татарстан” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында музыка, сынлы сәнгать һәм хореография буенча мастер-класслар үтте. Катнашучылар арасында “Эсперанса” ансамбле дә бар иде.
Кичә тәрбиягә бала алган гаиләләр Халыкара СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Иске Чаллы мәктәбе укучылары өчен Сәламәтлек көне үткәрделәр. Балалар чаңгы һәм волейбол ярышларында көр кәеф һәм сәламәтлек алдылар.
Кичә шәһәр Мәдәният сараенда “Болгар” хәйрия фонды, Нурлат Яиташлар берлеге һәм Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлекчәсе оештырган “Күңелдән күңелгә” хәйрия концерты үтте. Чарадан җыелган акчалар Нурлат мәктәп-интернаты счетына күчереләчәк.
2018 елның 6 декабрь көнне Нурлат Халык мәшгүльлек үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән гаражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәрелде.
Бүген Халыклар дуслыгы йортында Инвалидлар ункөнлеге кысларында гадәти булмаган очрашу үтте. Сәламәтлекләре буенча мөкинлекләре чикләнгән балалар интернат-йорты укучылары әлеге чараның кунаклары булдылар.
Кичә, 5 декабрьдә, Халыклар дуслыгы йортында гүзәллеккә битараф булмаганнар – “Хатын-кызлар клубы” кызыксынулар клубының чираттагы очрашуы үтте.