12 декабрьдә «Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап Бөтенросиия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
10 декабрьдән 29ына кадәр Нурлат районында Гостехнадзор бүлеге тарафыннан “Снегоход” профилактик операциясе үткәреләчәк.
Ата-аналар комитетларының “Тату сыйныф серләре-2018” республика бәйгесенең Лаеш районыныда үткән зона этабында 5 районнан командалар катнашты. Анда Нурлатның 1нче мәктәбе 7б сыйныфының ата-аналар комитеты командасы икенче урынга лаек булып, республика этабына чыга алды. Республика этабы 2019 елның гыйнваренда узачак.
Кичә Нурлат гимназиясендә Геройлар көне алдыннан тарих укытучысы Наталья Захарова “Геройлар турындагы хәтер онытылмас” дигән темага чара үткәрде. Анда 8-10 сыйныф укучылары катнашты.
Гимназиянең 5нче сыйныф укучысы Илина Әфләтунова Нурлат ат заводында ат спорты белән шөгыльләнә. Биредә ул тренер Анастсия Семенова кул астында җайдак булу серләренә өйрәнә.
Бүген, 9 декабрьдә, Россия өчен истәлекле булган Ватан геройлары көнендә якташларның батырлыгына дан һәм хөрмәт билгесе булып тантаналы митинг үтте. Митингтан соң Геройлар яшәгән авыллар буйлап традицион автойөреш тә оештырылган иде.
Бүген Иске Чаллы авылы Мәдәният йортында Н.К.Синдряков исемендәге колхоз рәисе Николай Филипповны искә алу кичәсе үтте.
Истәлекле дата – Ватан Геройлары көне алдыннан Халыклар дуслыгы йортында тантаналы чара үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева ачып җибәрде. Чара бүләкләүләр һәм Самара өлкәсенең Кинель-Черкассы авылыннан «Возрождение» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы белән дәвам итте.
Шул көннәрдә Нурлатның “Тирмәкәй” балалар бакчасында “Балалар куркынычсызлыгы – уртак эшебез” дип аталган гомуми ата-аналар җыелышы үтте.
ТР МВДсының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе “Ышаныч һәм куркынычсызлык” XVI республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында Нурлат телерадиокомпаниясе ике номинациядә җиңү яулады.