Нурлат аграр техникумында яңа уку елы башланды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Яңа уку елында әлеге белем бирү учреждениесендә 422 студент белем ала.

Директорның укыту-методик эшләр буенча урынбасары Алла Терентьева сүзләренә караганда, техникумда ТОП-50 һөнәре өстенлекле санала, быел исә пешекче – кондитер, двигательләр һәм агрегатлар системаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, автомобильләрнең двигательләренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау кебек өч белгечлек буенча  белем бирә башлаганнар.

Бүген, 2 сентябрьдә, техникумда урта махсус белем һәм эшче һөнәрләренең күнекмәләрен алу өчен тудырылган шартлар белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та танышты. Ул район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә уку кабинетларында булды, студентлар В, С категорияле машина йөртүчеләр күнекмәләрен үзләштерә, тракторларда эшләргә, автомобильләрне ремонтларга өйрәнә торган укыту-җитештерү остаханәләрен карады.

Техникумда булганда Олег Викторович студентлар белән дә аралашты.

"Аграр техникумда үз һөнәрләренә яхшы уйлап сайлаган һәм туган җирдә эшли һәм яши торган, һөнәр алырга әзер яхшы егетләр укуы күренә. Тиздән бу яшь буын биредә производство, эш урыннары булдырачак, бизнес ачачак, ә бу – район үсеше, аның киләчәге», – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International