Нурлатта гражданнар җыенында да мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышалар

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Нурлатта гражданнар җыеннары дәвам итә. Чираттагы чара тимерьюлчылар микрорайонында узды.

Нинди эшләр башкарылган, һәм нинди  эшләрне башкарасы барлыгы хакында да микрорайонда яшәүчеләр Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән фикер алыштылар.

Әлеге микрорайон аерым контраст белән аерылып тора – шәхси йортлар белән беррәттән, биредә күп катлы йортлар да аз түгел. Шуңа күрә биредә «Эталон» идарәче оешмасы җитәкчесе Марина Демидованың һәм Александр Собольковның отчетлары тыңланды. Биредә үк йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров үзара салым программасының өстенлекләре турында сөйләде. Алмаз Әхмәтшин районның социаль-икътисади үсеше турында җентекләп сөйләде, аерым алганда, районда башкарылган эшләргә, шулай ук киләчәккә зур планнар турында сөйләде.

Очрашу сораулар буенча фикер алышу белән дәвам итте. Микрорайонда яшәүчеләрнең аларны район җитәкчелегенә дә, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар, социаль һәм башка хезмәтләр җитәкчеләренә дә җиткерү мөмкинлеге булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International