Нурлат сабан туеның абсолют батыры булып Марсель Гозәеров калды

2021 елның 12 июне, шимбә

Аңа традицион тәкә белән бергә мини-трактор бүләк иттеләр.

Нурлатта Сабан туеның төп бизәге милли көрәш ярышлары булды, анда һәр үлчәү категориясендә җитди көрәш барды. Ярышларны балалар ачты, аннары келәмгә өлкән буын вәкилләре чыкты. Иң зур мавыктыргыч, әлбәттә инде, өлкән көрәшчеләр арасындагы көрәш булды. Быел Сабан туеның абсолют батыры исеме өчен районның иң яхшы 6 көрәшчесе, үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр көрәште. Алар-Илнур Зиннуров, Рәмис һәм Марсель Гозәеровлар, Руслан Әбделманов, Рөстәм Гайнуллин һәм Алмаз Мостафин. Финалда исә Нурлатның тәҗрибәле көрәшчеләре - абыйлы-энеле Марсель һәм Рәмис Гозәеровлар очрашты. Сүз уңаеннан, бу туганнарның район Сабан туе финалында икенче көрәше, нурлатлылар 2019 елда да шундый ук финалны карау бәхетенә ия булган иде. 2019 елдагы кебек үк, Марсель Гозаеров  бөел да чемпион калды. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин аңа мини-трактор ачкычларын тапшырды. Шулай ук яхшы гадәт буенча абсолют батырны тәкә белән бүләкләделәр. Барлык авырлык категорияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар да кыйммәтле призлар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International