«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында нурлатлылар Җиңү көне алдыннан «Кондурча» ландшафт паркы территориясендә 200ләп нарат һәм чыршы үсентеләре утыртты. Узган көздә биредә бер төркем агачлар утыртылган иде инде. Бәйрәм яллары районыбызның муниципаль хезмәткәрләре өчен игелекле эштә берләшү һәм фронтта һәлак булган якташларыбызны искә алу акциясенә кушылырга сәбәп булды.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең төп максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә яшел агач утырту.
125 нче ПСЧ, Нурлат урманчылыгы коллективлары, «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсе активы да үз өлешләрен кертте.
Быел 150 дән артык нурлатлыны истәлек акциясендә катнаштылар. Агач утырту урыны да очраклы гына сайланмаган. Киләчәктә «Кондырча» паркы да нурлатлыларны җәлеп итү урынына әйләнәчәк. Бу аллея исә аның бизәге булачак, - диде район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ул агач утыртуда актив катнашты.