Кычытканлыда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган яңа мемориаль комплекс ачылды

2021 елның 8 мае, шимбә

Кичә Кычытканлыда чын мәгънәсендә халык бәйрәме узды - Җиңү көне алдыннан биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә яңа мемориаль комплекс ачылды.

«Гражданнар сугышы ветераны Җиһангир Рәҗәповка һәм Бөек Ватан сугышы сугышында һәлак булган 159 авылдашыбыз хөрмәтенә багышланган беренче һәйкәл 1965 елда төзелде. Узган ел чишмә ачканда авылның хөрмәтле кешесе Сөләйман ага Мотаһиров кычытканлыларга яңа һәйкәл төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте", - диде Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров.

Авыл халкының берсе дә битараф калмаган. Зур ярдәмне бу авылда туып-үскән Рәфыйк Мифтахов һәм Фәрит Нәбиуллин күрсәткәннәр. Һәм менә 9 ай узгач, Сөләйман Мотаһиров җитәкчелегендә иске һәйкәл яңартылды, ике стела куелды, яңа мемориаль плитәләрдә Ватан өчен көрәшкән һәм җиңү белән кайткан кычытканлыларның да исемнәре язылды. Алар-111. Кызганычка каршы, Кычытканлыда бүген бер генә сугыш ветераны да юк, тыл хезмәтчәннәре дә 11 генә калган. Мемориаль комплексны ачу уңаеннан митингка шуларның 5се генә килгән. Рәфыйк Мифтахов барлык тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр-ак яулыклар һәм түбәтәйләр тапшырды. Аларны авыл җирлеге башкарма комитеты, шулай ук җирле иганәчеләр дә игътибарсыз калдырмады. Һәйкәлне ачып, чәчәкләр салудан соң, чарага җыелган халыкны һәм авылның күпсанлы кунакларын район башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде. "Сез, кычытканлылар, үз көчегезне берләштереп, шундый искиткеч һәйкәл төзедегез, ул алдагы буыннар өчен дә тарихи хәтер булып хезмәт итәчәк. Рәхмәт сезгә! Бу зур хезмәт», - диде Линар Нурисламович.

Кычытканлылар башка күп санлы мактаулы кунаклар: Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре хәрби комиссары Заһир Абдуллин, җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Разия Садретдинова, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннары һәм инвалидларының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин һәм башкалар исеменнән котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итте.

Биредә үк Мемориаль комплекс территориясендә алдагы көнне Хәтер бакчасына нигез салынды. Сугыш кырларында һәлак булган 159 солдатның нәсел дәвамчылары үз Герое хөрмәтенә берәр чыршы утыртты.

Сүз уңаеннан, Кычытканлы халкы митингта яңа мөрәҗәгатьне тыңлады: авылда туып-үскән, атаклы каләм остасы, журналист, «Татар мөселман календаре авторы Фәния Хуҗиәхмәтова үз чыгышында, бүгенге көндә үз  авыллары турында бер китап та юклыгын һәм киләчәк буынга тарихи хәтерне саклап тапшырып калдыру өчен яхшы булыр иде, дип билгеләп үтте.

Кычытканлыларның бердәмлеген һәм максатчанлыгын белгәнгә күрә, мондый китап үзен озак көттермәс дип ышанып әйтергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International