Нурлат халкын ял көннәрендә бушлай вакцинациягә чакыралар

2021 елның 10 апреле, шимбә

Шәһәр һәм район халкын Нурлат РҮХ сырхауханәсенә  08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр 10 һәм 11 апрель ял көннәрендә, COVID – 19 авыруына каршы Спутник V (ГАМ-Ковид-Вак) вакцинасы белән түләүсез вакцинация ясарга чакырабыз.

Вакцинацияне ничек ясатырга:

вакцинация алдыннан 222 нче кабинетта сырхауханәнең табиб-терапевты тикшерү – карау уздыра;

өлкәннәр өчен 221нче номерлы прививка кабинеты;

үзең белән паспорт, полис һәм амбулатор картаны алып керергә.

Прививка түбәндәге шартлар үтәлгәндә  ясала:

18 яшь тулган булса;

Соңгы 6 ай эчендә COVID-19 авыруы белән авырмаган булсагыз;

ОРВИ белән 14 көн эчендә авырмаган булсагыз (вакцинация вакытына);

Шәхси авыру тарихында көчле аллергик реакцияләр булмаса;

Авырлы булмасагыз һәм бала имезмәсәгез.

Нурлатлыларны битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәргә чакыралар!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International