Беренче сыйныфка - яңа кагыйдәләр буенча

2021 елның 10 апреле, шимбә

1 апрельдән беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә кабул итү кагыйдәләре үзгәрде. Хәзер балаларны гомуми белем бирү учреждениеләренә ике этапта кабул итәләр: 1 апрельдән 30 июньгә кадәр һәм 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр.

Әлеге этаплар нәрсә белән аерылып тора, алар кем өчен каралган һәм балаларны беренче сыйныфларга кабул итү кагыйдәләрендә тагын нәрсә үзгәргән - бу сорауларга җавапларны район башкарма комитеты мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү буенча методисты Анастасия Осипова яңгыратты.

"1 апрельдән булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре мәктәпкә кабул итү турында гариза бирә ала. Бу мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче яки аларның балалары беренче сыйныфка кергәндә өстенлеккә ия гаиләләргә кагыла. Бу категорияләргә кергән ата-аналардан гаризалар кабул итү 30 июньдә тәмамланачак. Әгәр дә бала мәктәп микрорайонында яшәмәсә, әти-әниләр 6 июльдән генә гариза бирә алачак. Кабул итү мәгариф учреждениесендә буш урыннарны тутырганчы барачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча», - дип сөйләде Анастасия Владимировна.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин, әмма 5 көн эчендә укырга керүне раслау өчен барлык кирәкле документлар белән мәктәпкә килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International