Урта Камышлы мәдәният йортында 1969 елдан бирле «Росинка» чуаш җыры халык ансамбле эшли. 1992 елдан әлеге коллектив «Халык ансабле» исемен йөртә.
Аның составында мәктәп яшеннән алып пенсия яшенә кадәр 22 кеше. Хәзер ансамбль, чуаш халкының җыр традицияләрен саклап, репетицияләр үткәрә.
“Бердәм иҗади мавыгу Урта һәм Кече Камышлы урта яшьтәге вәкилләрен берләштерә, авылдашларының дустанә мөнәсәбәтләрен ныгыта, яңа җиңүләргә иҗади этәргеч бирә", – диләр ансамбльдә катнашучылар.