Нурлат районында COVID-19га каршы вакцинация дәвам итә

2021 елның 9 апреле, җомга

Шушы көннәрдә Нурлат районы хастаханәсенә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау өчен 485 данә «Спутник V» вакцинасы кайткан.

222нче  номерлы кабинетта табиб каравын узганнан соң вакцинацияләнергә теләүчеләрне 221нче номерлы прививка ясау кабинетында көтәләр.

Исегезгә төшерәбез, иммунизация курсы ике вакцинациядән тора – икенчесе 21 көннән соң эшләнә.

Шартлар да элеккегечә кала: вакцина соңгы 6 айда коронавирус инфекциясе, 14 көн эчендә ОРВИ белән авырмаган 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, җитди хроник авырулары һәм авыр аллергия реакцияләре булмаганнарга, йөкле булмаган һәм күкрәк сөте ашатмый торган кешеләргә ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International