Анастасиягә 22 яшь. Ул Казан инновацион университетының психология һәм педагогика факультетын тәмамлаган һәм хәзер «Кыңгырау» балалар бакчасында укытучы-логопед булып эшли.
"Минем һөнәрем бик катлаулы, логопед ул – берүк вакытта табиб та, педагог та. Табиб кебек үк, педагог булып та туарга кирәк. Сабырлык, иҗади дәрт, балаларга карата мәхәббәт булырга тиеш. Берәү дә кәефсезләнеп, арырга өлгермәсен өчен, тиз эшләргә яратам. Буш вакытларымда рус язучыларының китапларын укырга яратам", - дип язган Анастасия үзе турында.