Кичә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Нурлат районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Идрис Кәримов, Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең «Нурлат РОСП» бүлеге башлыгы – өлкән суд приставы Александр Катков белән берлектә гражданнарны кабул итте.
8 мөрәҗәгать каралды, шул исәптән коллектив мөрәҗәгатьләр дә булды. Кабул итү барышында кеше хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, кредит йөкләмәләре, территорияләрне төзекләндерү, гаражлар һәм сарайлар сүтү, йортлар һәм җирләрне рәсмиләштерү белән бәйле сораулар яңгырады. Кайбер мәсьәләләр кабул итү барышында ук хәл ителде. Мөрәҗәгать иткән барлык нурлатлылар да консультация һәм юридик ярдәм алдылар.